Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәхәббәт аңлаткан язулар арта, Әлмәтнең "йөзе" бозыла

«Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», дип язган сөекле шагыйребез Һади Такташ. Мәхәббәт ул газапларга дучар итә, утларга кертә. Аны аңлату өчен нинди генә юлларга бармый кайберәүләр…

Шәһәр үсә, яңара. Капиталь ремонттан соң яңа төсмер алган йортлар, яңа төзелешләр - һәммәсе дә аның йөзен билгели. Якты төсләргә буялган йортларга карап күңел күтәрелә. Шунысы куанычлы, аларның саны елдан-ел арта бара. Ләкин йөрәкне әрнетерлек күренешләр дә ят түгел калабызга. Әлеге матур стеналарга нәрсә генә язмый яшьләр. Кемдер нәфрәтен кая куярга белмичә сүгенү сүзе язып куя, исемнәрен шул рәвешчә мәңгеләштереп калырга теләүчеләр дә күзәтелә. Ә кайберәүләр мәхәббәт аңлата. "Мин сине яратам!", "Яратам сине, барысы өчен дә гафу ит!" - бик еш кына мондый йөрәк серләренең шаһиты булырга туры килә. Идарәче компанияләр, аптырагач, аларны буярга мәҗбүр була. Шулай итеп, әле кайчан гына көлеп торган фасадка күләгә төшә. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы төсне сайлау мөмкин түгел. Яшьләрнең бу гамәлләре әллә инде алар мәхәббәт аңлата белмиләр дигән уйларга этәрә. Чынлап та, мәхәббәтне ничек аңлатырга соң?

- Татулашу өчен стенага язу кирәкми, хәзер безнең шәһәрдә дә барып утырырга урыннар күп. Шуның берсенә чакырырга була, чәчәк бәйләмен дә яратып кабул итәбез без, - диде бу хакта фикерен сорагач Азалия исемле кыз. - Стенадагы язуга кешеләр нәфрәтләнеп карагач, синең мәхәббәтеңә дә кагыла бит ул. Каргышлы мәхәббәт килеп чыга түгелме соң?

Риза Фәхретдин урамындагы 55 нче йорт стенасын да "бизи" мондый матур сүзләр. Сүз уңаеннан, бу йорт гаҗәеп булып чыкты. Район җитәкчелеге киңәшмәләрнең берсендә шәһәргә күптәннән хас проблеманы күтәреп, аны хәл итү өстендә күрсәтмә биргән иде - урам исемнәре язылган алтакталарны тагын бер кат барларга кирәк, араларында хәрефләре төшкәннәре дә бар. Хәреф нәрсә икән әле ул, ир-атларны хатын-кызга әйләндереп тәрҗемә иткәндә. Биредә "Фәхретдина урамы" дип язылган. Менә сиңа йортларда яшәүчеләргә тәрбияви, дөрес язу үрнәге! Мондый мисалларны тагын да китерергә була.

Сүз дә юк, шәһәр һәм район территориясен чисталыкта, тәртиптә тоту өчен төбәктә зур эш алып барыла. Өмәләр, санитар җомгалар, рейдлар - барысы да шуны күздә тотып уздырыла. Әнә шулай стеналарны бозып һәм башка рәвешле шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланып тора. 1 июньнән 31 июльгә кадәр андыйларга карата 173 беркетмә төзелгән.

Быел юбилейлар елы булгач таләпләр катгыйланды. Һәркем берәр төрле бәйрәм уздырганда, кунак чакырганда йортын, фатирын тагын бер кат юып-чистартып, матурлап чыгарга тырыша. Шәһәр дә йорт кебек. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре 96 объектка биналарын тәртипкә китерү турында күрсәтмә биргән булган. Аларның 47 се тиешле торышка китерелгән. Калган эшмәкәрләр ремонтны башлады гына әле. Эшләрен шушы көннәрдә тәмамларга ышандыралар.

Мәгълүм булганча, кагыйдәләрне үтәргә теләмәүчеләргә карата штрафлар кулланыла. Мисал өчен, биш бина хуҗасына штраф салынган инде. Форсаттан файдаланып, акчалата җәзаның күләмнәрен дә искә төшереп узабыз: төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән кешеләргә ул 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә җитәкчеләргә, урындагы затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

"Монда чүп ташларга ярамый, штраф 5 мең сум" дип язылган кисәтүләрне һәрбер йортта, ишегалдындагы баганаларда очратырга мөмкин. Әмма, шуңа да карамастан, кичкә, хәтта көндез үк подьезд төпләрендә, урамнарда көнкүреш калдыклары тутырылган каплар тавы хасил була. Монысы инде ишегалды җыештыручының хезмәтен бәяләмәү дә. Иң беренче чиратта чисталык аннан таләп ителә бит. Нигә әле ул кешеләрнең битарафлыгы өчен штраф түләргә тиеш, болай да иртәнге сәгать 4 тән алар ташлаган чүпләрне җыя башлый. Кайсыбызның бу вазифаны башкарасы килә? Фидакарьләрнең, әлеге сабыр затларның хезмәтенә күләгә төшермәскә иде безгә.

Шевченко урамындагы 140 нчы йортның икенче подъезды төбендә чүбен калдырып китүче бер ханымнан сорыйм:

- Сезнең чүпүткәргеч бар бугай. Нигә урамга чыгарып түгәсез?

- Һәрбер катта булырга тиеш ул безнең. Кайберәүләр чүпүткәргечләрне каплап, бүлмә ясадылар. Анда чана, велосипед ише әйберләрен саклыйлар. Башка катка йөрисе килми, - диде ул.

Димәк, тагын бер проблеманы чишәсе бар икән әле. Белгәнебезчә, торак йортларда мондый урыннарны бүлеп алу рөхсәт ителми.

Административ беркетмәләр арасында чүпләрен теләсә кая ташлаучылар белән беррәттән машиналарын яшеллек өстенә, балалар мәйданчыгына, тротуарларга куючыларга төзелгәннәре дә байтак. Шәһәрне яшелләндерү өчен чаралар күргәндә, ишегалларын чәчәкләргә күмү сәясәте алып барылганда, моның өчен кызыксындыру чаралары күрелгәндә газон өстенә машина кую җинаятькә тиң, әлбәттә.

Комиссия утырышларына чакырылучылар арасында "болай эшләргә ярамавын белмәдем" дип акланучылар да бар. Гаҗәп: ничек инде теләсә кая игълан ябыштырырга, урамнарда, чишмә буйларында транспорт чараларын юарга рөхсәт ителмәвен, машиналарның йөкләрне япма белән генә ташырга тиешлеген белмәскә мөмкин. Әгәр һәркем шулай эшли башласа, шәһәрне күз алдына китерегез әле. Коточкыч күренеш!

Хөрмәтле газета укучылар! Бу хакта сезнең дә фикерләрне тыңлыйсы килә. Аларны редакциягә юллый яки безнең www.almet-rt.ru сайтында калдыра аласыз.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250