Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мөфти хәзрәтләре: "Мәдинә мәчетендәге шартлауны "шайтаннар" оештырган"

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә узган Ураза гаете намазы алдыннан Мәдинә шәһәрендәге терактка карата үз бәясен бирде.

Мәчеттә теракт оештыручылар "шайтаннар", диде мөфти. Аның ассызыклавынча мондый гамәлләр ислам кануннарына тулысынча каршы килә. "Алар мөселманнар түгел. Бары тик без алардан зыян гына күрәбез", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти хәзрәтләре үз вәгазендә әхлаклы, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата итәгатьле, мәрхәмәтле булырга, динебез кушканча гомер итәргә, Аллаһка сыенып яшәргә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, Согуд Гәрәбстанының Мәдинә шәһәрендә кичә кич булган теракт аркасында 5 кеше үлгән, 6 кеше яраланган. Мөхәммәд пәйгамбәр мәчетенә кереп баручы террорчы үзен-үзе шартлатты, диелде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса