Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Менделеев районында яшәүчеләр чупакабра белән күзгә-күз очрашкан

Әлмәт районы Миңлебай станциясендә фермер хуҗалыкларының берсендә билгесез җәнлекнең 100дән артык йорт кошын буганлыгы турында инде хәбәр иткән идек.

Тик менә авылда сәер вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый, биредә тагын 60 үрдәк һәм өч сарык буып үтерелә. -- Бу җәнлек төлке була алмый, чөнки дымлы җирдә аңа хас булмаган эре тәпи эзләре ярылып ята иде, - дип искә ала зыян күрүчеләр. Авылда чупакабра Әлмәт районына килеп җиткән, - дигән сүзләр дә йөри икән. Тик әлеге җәнлекне күрүче булмаган. Шушы көннәрдә Интернет челтәрендә Менделеев районының берничә авылында да шул ук хәл кабатланган булуы турында мәгълүматлар барлыкка килде. Тик менә менделеевлыларга халык телендә чупакабра дип аталган җәнлек белән күзгә-күз очрашырга туры килгән.

Тын Тау поселогында яшәүчеләрнең берсе иртән ишегалларында үтерелгән һәм каннары эчелгән 9 куян гәүдәсенә юлыга. Икенче кичкә әлеге гаилә ныклап әзерләнә: куян читлекләрен ныгыта, өстәмә яктырткычлар куя. Төнге берләр тирәсендә йокысыннан уянган хуҗа кеше урамга чыга. Куян читлекләре янында тавыш ишетеп ала. Утын читлеккә таба төбәве була, шаккатудан телсез кала: ниндидер күз күрмәгән, колак ишетмәгән җәнлек арткы тәпиенә баскан килеш читлек тирәсендә кайнаша, калганнары аның янында утырып тора.

- Мин әлеге җәнлекне күреп аптырашта калдым. Ул әлеге дә баягы төлкегә караганда күпкә зуррак, озынча танаулы, йонсыз, күзләре кызыл. Аның уттан да курыкмавы гаҗәпкә калдырды, шул ук вакытта куркуга салды мине, - дип искә ала хуҗа кеше.

Ир-атка пневматик корал гына ярдәмгә килә. Берничә тапкыр аткач кына җанварлар кача. Тик берникадәр вакыт узуга "төнге кунаклар" кабат килеп җитә. Тагын мылтык коткара. Ә менә читлекне әлеге җәнлекнең көчле тәпиләре яраксызга әйләндергән була.

Шул ук районда икенче бер авылда дүрт үрдәк зыян күргән. Аларның муеннары тишелгән булып чыга. Авылдагы ир-аталарның әлеге чакырылмаган кунакны тотарга испләве нәтиҗә бирми. Кыргый хайванның кешедән курыкмавы котыру билгесе түгелме икән, дип шикләнә авыл халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250