Менә сиңа мә! Әлмәтле ирнең түләнмәгән штрафлары хатынын акчасыз калдырган
Әлмәт районында яшәүче бер кеше ЮХИДИ штрафларын түләми торган булган. Шулай итеп аларның саны 12 гә җыелган. 12 штраф - 12 мең сум.
Шушы көннәрдә суд приставлары аның хатынына - балигъ булмаган яшьтәге өч бала анасына банктагы счетына арест салыну турында смс-хәбәр җибәргәннәр. Бу счетка бала 1,5 яшькә җиткәнче түләнә торган пособие күчерелә торган булган.
Соңрак ачыкланганча, машина хатын исемендә булган, ә руль артында аның ире йөргән. Билгеле инде, штрафларны машина хуҗасы түләргә тиеш. Шулай итеп, хатын бөтен штрафларны һәм башкару җыемын үз кесәсеннән түләгән. Ә суд приставлары аның счетыннан арестны алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа