Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Менә сиңа бакча мөдире! Инвалид баланы бәйрәмгә кертмәгән!

ДЦП авырулы биш яшьлек кыз баланы һәм аның әнисен бәйрәмгә кертмәү белән бәйле инцидент уңаеннан тикшерү бара.

Бу хәл Яр Чаллыда була. Инвалид кыз әнисе белән бергә үзе йөри торган 67 нче бакчага көзне озату бәйрәменә килгән була. Бакча мөдире Алефтина Брагина аларны бусагадан борып кайтарып җибәрә.

Ул башкалар күреп торганга моның сәбәпләрен аңлатудан да баш тарта. Бу хәл массакүләм мәгълүмат чараларына барып ирешкәч, башта мөдир бу хәлне кире кага. Аннары инцидентны күзәтеп торган ата-аналар да кушылгач, үз позициясен үзгәртә. Хәзер эшне эксперт комиссиясе тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса