Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Медицина хезмәткәрләренә ярдәм

Мәгълүм булганча, быелгы язгы ташу елга буйларында, уйсулыкларда урнашкан торак йортларга кадәр барып җитте. Дала Зәе 537 йортка зыян китерде. Әлеге өйләрдә яшәүчеләр арасында медицина хезмәткәрләре дә бар иде. 5 июньдә алар сәламәтлек саклау идарәсенә чакырылды.

Көтелмәгәндә килгән бәла-казага дучар булган 28 медицина хезмәткәрен хезмәттәшләре бәхетсезлекләре белән ялгызларын гына калдырмый. Алар су баскан ишегалды территорияләрен җыюда, тәртипкә китерүдә ярдәм күрсәтә, зыян күрүчеләргә кием-салым, азык-төлек, җиһаз җыя. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә эшләүчеләр шулай ук акча да җыялар. Җыелган 23800 сум янына әлеге учреждениеләр администрациясе бүлеп биргән 69600 сум да өстәлә.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы да килеп туган хәлдән читтә калмый. Аның тарафыннан су басудан зыян күргән профсоюз әгъзаларына матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителә. Шулай итеп сишәмбе көнне аларга "Солидарность" фондыннан профсоюз әгъзасы взнослары хисабына 10 әр мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Р.Г.Хәйруллин барлыгы 280000 сум күләмендәге ярдәмне тапшырып, профсоюзның күп кенә килеп туган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүен ассызыклады, мондый бәла-казаларның башка килмәвен теләде.

Төрле медицина учреҗдениесендә эшләүчеләр үзләренә дә шушындый бәхетсезлек килүгә карамастан, каушап калмыйлар, мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтергә ашыгалар. Сәламәтлек саклау идарәсе дә язгы ташу чорында чаралар күрә. Комиссия төзелә, зыян күрүчеләргә кирәк булса дип үзәк район шифаханәсендә, медсанчастьта койкалар әзерләнә. Ә инде ашыгыч медицина ярдәме бригадасының су баскан урыннарда һәрчак ярдәмгә әзер торуын, тәүлекара эшләүче күчмә пункт оештырылуын һәрберебез белә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250