Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәдрәсәләр өчен тәкъдим ителә торган әсбаплар исемлеге расланды

Урта һөнәри мөселман дини белем бирүче мәдрәсәләр өчен төп уку әсбаплары исемлеге расланды.

Исемлеккә дөньякүләм танылган "Нур әл-изах", "Мохтасәр әл-Кудури", "Тәфсир әл-Җәләлән" , "Әл-Манар" кебек китаплар кертелгән. Бу китаплар - инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган хезмәтләр. Исемлеккә, әлеге хәнәфи мәдрәсәләр өчен классик хезмәтләрдән тыш, Әхмәтдһади Максудиның инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә киң таралыш алган "Мөгаллим сәни", "Гыйбадәт әл-Исламия", Габдрахман Карабашның "Тәҗвит Карабаш" китаплары да бар, дип хәбәр итә "Татар-информ". Әлеге карар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дин белгечләре, мөгаллимнәр катнашында булып узган киңәшмәдә кабул ителде.

Фото:atfalsolihin.forumi.biz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250