Әлмәт таңнары

Мәҗбүри шигырь язып буламы?

Уйланып эштән кайтып барышым иде. "Сез редакциядә эшлисез бит, әйеме? Мин фәлән мәктәптә укытучы булып эшлим" дигән сүзләр белән бер ханым туктатты.

Уңай җавап ишеткәч: "Укучыларга Әлмәт, көз турында шигырьләр язарга кушкан идем. Шуларны газета битләрендә бастырып булмас микән", - дигән үтенечен җиткерде ул. Редакциягә җибәрелгән шигырьләр уңаеннан бер язма әзерләү теләге күптән бар иде инде. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул кичектерелә килде. Бу сөйләшү ирексездән бөтен эшне ташларга мәҗбүр итте.

Җырның ертыгы юк, диләр. Ләкин аларны бозып башкару, бер төрле сүзләрне күп тапкырлар кабатлап җырлау җырларны ерта. Яшерен-батырын түгел, без, укучылар хөкеменә тәкъдим ителгән шигырьләр арасында да мондый "ертык" шигырьләр очрый.

Сине бар дөньяң белән үзенең аһәңенә чорнап алган җырларны тыңлаган саен тыңлыйсы килгән кебек күңел түрләренә килеп кагылырлык шигырьләрне дә кат-кат укыйсың. Алар сине уйландыра, хатирәләрне яңарта, яшьлеккә алып кайта, матурлык белән хозурландыра... Яшь вакытта шигырь язып карамаган яки шагыйрь булырга теләмәгән кеше бармы икән? Беренче мәхәббәт, газапланулар һәм башка шуның ише хисләр иң беренче булып шигъри юлларга салына. Әлбәттә, һәрберебезнең дә куен дәфтәрендәге әлеге яшерен серләрен - шигъри юлларга салынган, юл азагында соңгы сүз яки аның иҗекләре тәңгәлләштерелгән һәр җөмләне дә шигырь дип әйтеп булмый. Һәркем килешәдер, шәт, рифмага салынган сүзләр көйле яңгыраса да, алар шигырь түгел әле. Күбебезнең шигъри хисләре куен дәфтәрендә генә калган икән, димәк, бездә бу сәләт җитенкерәмәгән. Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, шагыйрь Зөлфәт сүзләре белән әйткәндә, "чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь - назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Шигырь - чытырманнан яңгыраган былбыл авазы".

Кабат җырга кайтыйк. Моңы булмаган кешене җырларга өйрәтергә буламы? Әле дә хәтердә, мәктәптә җыр дәресендә җыр өйрәнеп шуны укытучыга җырлап күрсәтергә тиеш идек. Башка фәннәрдән гел"бишле"гә укыган кайбер укучылар өчен иң авыр фәннәрдән саналды ул җыр дәресе. Нәкъ менә шушында "икеле" капчыкларының йолдызлы сәгате булгалады. Ә рәсем? Монда да шушы күренеш. Рәсем ясауга сәләте булмаган бала ничек кенә тырышса да, әти-әнисенең яки апа-абыйсының ярдәменнән башка өй эшен "бишле"гә башкаруына ышануы кыен. Тегү-чигүдә дә талант кирәк булган кебек шигырь дә нәкъ шуның сыман. Аны һич ничек тә өй эше дип биреп булмый. Ул күңелдә үзе туа, чишмә сыман бәреп чыга. Гафу итегез, хәтта чын шагыйрьләрнең дә төннәр буе йокы бирми, чебеш йомырканы төртеп чыккан кебек, күңел түрендә озак бөреләнеп йөргәннән соң гына "ярып" чыккан шигырьләре заказ буенча язылганнарыннан берникадәр аерылып тора.

Сүз дә юк, сәләтле балаларыбыз да шактый безнең. Арада каләм тибрәтүчеләре дә бар. Андыйларга өй эше бирү кирәкми, үзләре укытучы апаларын иҗат җимешләре белән "сыйлый" алар. Менә мондыйларны хупларга, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәргә кирәктер дә. Миңа калса, булачак шагыйрьләр әнә шулар арасында.

Укучылар, студентлар белән очрашулар вакытында без дә аларны иҗат эшенә җәлеп итәргә тырышып карыйбыз. Уку йортыгызда булган кызыклы вакыйгалар, үзегезне, бүгенге яшьләрне борчый торган проблемалар турында хатлар языгыз дибез, төрле бәйгеләр оештырабыз. Ләкин, мисал өчен, шул ук бәйгеләрдә матур итеп, күңел җылысын биреп үз сүзләрең белән язасы урынга менә шулай бүгенгедәй уйланырга, кулга каләм алырга мәҗбүр итүче, төрле шагыйрьләрнең шигырьләреннән алынган ике юллыклар тупланмасы тәшкил иткән шигырьләр килеп төшә редакциягә.

Бу уңайдан шагыйрьләрнең дә фикерен, укытучыларга киңәшен ишетәсе килә.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: