Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәҗбүри эшләтү булмаячак

Күптән түгел РФ "Мәгариф турында"гы закон проектының икенче укылышы узды.

Татарстанның яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү турындагы тәкъдиме кире кагылды.

- Закон проекты безнең комитетка кергәннән соң, аңа 1760 төзәтмә кертелеп, шуның 340ы кире кагылды, 290ы кабул ителде, калганнарын исә карап бетерергә кирәк. 600гә якын төзәтмә кабул ителеп, проект 60-65 процентка яңартылыр дип көтелә, - дип белдергән парламенттагы түбән палатаның мәгариф комитеты рәисе Александр Дегтярев матбугат киңәшмәсендә.
Шулай ук комитетка 40 мең коллектив мөрәҗәгатьләре, 500 меңләп гражданнар хатлары кергән. Алар гадәттә социаль гарантия, укытучыларга кагылышлы ташламаларны саклауга бәйле.
Мәгълүм булганча, ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына 17 төзәтмәне исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. РФ парламентының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, мәгариф комитетында тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланган. Алар бары тик башкачарак бәян ителеп кабул ителгән. Депутатлар төзәтмәләрне хокукый нормаларга туры китереп редакцияләгән. Кире кагылганнары да бар. Болар - югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү, мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне муниципаль берәмлекләргә тапшыру турындагылары.
Ә менә туган телгә кагылышлы мәсьәлә ничек хәл ителәчәк икән соң? Татарстан туган телләрне өйрәнү буенча гамәлдәге законда каралмаган өстәмә норманы тәкъдим иткән иде. Алар исәпкә алынмаган. "Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы закон, Конституция нигезендә төбәкләргә дәүләт телен расларга бирелгән вәкаләтләр хәтта аерым маддә булып билгеләнде", - ди Думада республика мәнфәгатьләрен яклаучы Илдар Ирекович.
Ә менә авыл мәктәпләрен үзгәртү авыл җыены ярдәмендә хәл ителергә тиеш, дигән төзәтмә хупланып кына калмыйча, юридик яктан тагын да камил һәм тулырак итеп шәрехләнгән. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы бирелмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.

Материал Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннна алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250