Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Матбугатка языл һәм – iPad от!

«ТАТМЕДИА» АҖ 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында «Подписка өчен - iPad» дигән конкурс игълан итте.

Аның шартлары бик гади. Моның өчен «ТАТМЕДИА»ның кимендә өч бас-масына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен «Конкурс подписчи-ков» дигән тамга белән түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Квитанция күчермәләрен Интернет аша podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга да була. Аларны җибәргәндә телефон номерыгызны да күрсәтергә.

Иң зур бүләк - iPad. Ул иң зур суммада язылган кешегә булачак. Өстәмә призлар - өч фотоаппарат та бар. Алар шулай ук басмаларга язылуның гому-ми бәясеннән чыгып, зур суммадан кими бару тәртибендә тапшырылачак. Кызыксындыру призлары - илле кешегә бүләкләр җыелмасы да бар. Алар квитанцияләрне юллау датасына карап, алданрак җибәрүчеләргә эләгәчәк.

Газета-журналларга почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Ә «ТАТМЕДИА» басмаларының тулы исем-леген www.tatmedia.ru яки www.tatpost.ru/Podpiska сайтларында табарга була. «Әлмәт таңнары» да - «ТАТМЕДИА» басмаларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса