Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Маскалар җитештерүчеләр ике-өч сменага эшли башлаган

"Сездә маскалар бармы?" - даруханәләрдә соңгы атналарда иң еш яңгыраган сорау шулдыр.

Әмма бик еш бу гади саклану чараларын эзләп хәлдән таярга туры килә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы фәлән-фәлән миллион маска сатып алынды, кытлык юк дип хисап тотса да, даруханәләрдә "Маскалар бетте инде" дигән җавапны еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта медицина маскалары үзебездә - Татарстанда да җитештерелә икән.


Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре һәм грипп таралыш алган чорда маскаларга - гади һәм дөрес кулланылган очракта иң нәтиҗәле саклану чараларының берсенә һәрчак ихтыяҗ зур. Әмма быел дуңгыз гриппыннан курыккан халык аларны чиратлар торып алырга тотынды.

Даруханәләргә Татарстанда җитештерелгән маскалар да таратыла башлаган. "Дельрус - Чистай" компаниясе хәтта сорау зур булган шушы берничә атнада ике сменалы эшкә дә күчкән. Кирәк булса, өч сменалы эшкә дә күчү мөмкинлеге бар. Без үзебезнең компаниягә мөрәҗәгать иткән бер генә даруханәне «юк» дип кире бормыйбыз, дип сөйли компаниянең үсеш буенча директоры Аида Ильясова.

«Дельрус» - халыкара фәнни-җитештерү компаниясе медицина җиһазлары һәм материаллары базарында иң зур компанияләрнең берсе. Ике ел элек ул "Чистай" индустриаль паркына беренче резидент булып килгән һәм үз җитештерүен җайлаган.

- Без Татарстанга Президент Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килдек. Шул рәвешле без "Чистай" индустриаль паркының беренче резиденты булдык һәм әлегә биредә бердәнбер резидент булып торабыз. Хәзерге вакытта заводның беренче чираты гына эшли - маскалар, шапочкалар, перчаткалар, операция өстәлләре һәм дезинфекцияләү чаралары җитештерәбез. Планнарда алга таба да үсү. Пластик упаковкада инфезион эремәләр җитештерә башларга ниятлибез, - дип сөйләде Аида Ильясова.

Завод узган ел ахырында маскалар, шапочкаларга регистация таныклыгы алган. Моңа кадәр завод складка гына эшләгән. Хәзер инде алар җитештергән продукция даруханәләргә таратыла башлаган. Соңгы атналарда маскаларга булган ихтыяҗны каплау өчен җитештерү 2 сменалы эшкә күчкән. Бер сменалы эш вакытында биредә 25ләп кеше хезмәт куйса, хәзер 30-35 хезмәткәргә эш булган.

Үзебездә җитештерелгән маскаларның бәясе дә сөендерә. Алар заводта 1,5-1,75 сумга сатып җибәрелә икән. Даруханәләрдә дә башка җитештерүчеләрнекенә караганда арзанракка сатыла.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса