Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машинасы су төбенә киткән

Ял көннәренең берсендә төнлә Кама елгасында боз өстеннән автомобильдә җилдерергә теләгән татарстанлы чак кына исән кала.

Ир-атның җиңел акыллы бу адымы чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. Ул ВАЗ-2108 автомобиле белән боз өстеннән йөри. Чираттагы тапкыр кергәндә автомобильнең арткы тәгәрмәчләре астында боз чатнап ярыла. Суга батып баручы машинасыннан көчкә чыгып котылган ир МЧСка шалтыратырга тели, әмма телефонында зарядкасы беткән була. Ул өенә кайтып китә.

Машина язга кадәр су төбендә, 16 метр тирәнлектә "сакланачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса