Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машина руле артына утыручылар яңа медицина белешмәлеген ун елга бер мәртәбә генә алачак

«Российская газета» юл иминлеге турындагы законга үзгәрешләр керүе турында хәбәр итә.

Алар нигезендә машина руле артына утыручылар яңа медицина белешмәлеген бары тик машина йөртү таныклыгын алмаштырган вакытта гына алырга хокуклы. Бу эшне ун елга бер тапкыр гына башкарырга туры киләчәк. Әлеге үзгәрешләр кергәнче шоферлар ике елга бер тапкыр медицина тикшерүе узарга тиеш булса да, чынлыкта бу кагыйдә үтәлми иде. Чөнки әлеге белешмәлек булуын юл иминлеге хезмәткәрләре бары тик машина йөртү таныклыгын алмаштырганда гына таләп итәләр иде.

Ә менә аек булмаган килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәргә документны кире кайтару максатыннан медицина тикшерүе үтәргә туры киләчәк. Шулай ук ике елга бер тапкыр профессиональ шоферларга да табиб кулы аша узу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250