Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машина бәяләре арта

Россиядә "кулдан алынган" автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай итеп, андый машиналарның уртача бәясе 580 мең сум тәшкил итә, дип яза "Татар-информ""Известия"гә сылтама белән.


Шул ук вакытта башкалада һәм ил төбәкләрендә автомобиль бәясе шактый аерыла. Мәсәлән, Мәскәүдә "кулдан алынган" машина 820 мең сум торырга мөмкин. "Федеральное агентство новостей» билгеләп үткәнчә, андый машиналарның уртача яше 10 ел тәшкил итә. Ә иң "яшь" тотылган машиналарны Татарстанда сатып алырга була - аларның уртача яше 7 ел. Иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән - 12 елдан да артык.

Илнең икенчел базарында ешрак үзебезнең Lada автомобильләрен очратырга мөмкин, ул гомуми күләменең 18 процентын алып тора. Икенче урынны Япониянең Toyota машинасы яуласа, өченчедә Германиядә җитештерелгән Volkswagen автомобиле тора.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса