Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машина астында җир убылган

Җир астындагы кайнар су торбасы тишелү сәбәпле "Лада" автомобиле астында җир убылган.

Әлеге хәл Казанның Азино микрорайонында булган. Гадәттән тыш хәл кичә кич теркәлгән. Йорт янында машинасын калдырган ханым бер сәгатьтән соң чыгуына тимер атының әкренләп су астына китеп баруын күреп ала. Авария хезмәте эшчеләре ярдәмгә килеп, тиз арада суны суыртып ала, ә менә машина хуҗасы зыянны суд аша кайтартырга җыена икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса