Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машина астына ташланучылар арта

Соңгы көннәрдә генә республика буенча машина астына ташлануның ике очрагы теркәлде.

Чистайда кичә иртән сигезләр тулып килгәндә 24 яшьлек «ВАЗ-2110» машинасы шоферы юлның машиналар йөри торган өлешенә кинәт йөгереп чыккан 79 яшьлек хатын-кызны таптата. Алган тән җәрәхәтләреннән әби хастаханәдә үлә.

Казанда кичә кичке бишләр тирәсендә бер ханым машина каршына йөгереп чыга һәм юлга ята. Бәхеткә, шофер аны күреп ала һәм әйләнеп уза. Бу турыда ул социаль челтәрдә язып чыга һәм үзенчә руль артындагыларны кисәтә.

Ике очракта да җәяүлеләрнең күрәләтә машина астына ташланган булулары ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса