Марихуана саклаган хатынны тоткарлаганнар
12,7 грамм наркотикны хатынның кесәсеннән табып алалар.
Көппә-көндез подъезда исереп утырган кешеләр турында полиция хезмәткәрләренә шалтыраталар. Бавлының бер йортына шунда ук полиция килеп җитә. Анда алар 38 яшьлек хатынның наркотик матдә кулланып исерүен күреп алалар. Кесәсендә марихуана да була.
Наркотикларны саклаган өчен аңа хәзер төрмә яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа