Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Марат Җәләтов «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы итеп билгеләнде

Моңарчы ул «Баулынефть» идарәсе җитәкчесе иде.

Марат Марс улы Җәләтов 1964 елда Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә туган. 1986 елда И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1986 елда «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы булып башлый. 1 нче цех җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1994 елда «Татнефть» ААҖнең нефть һәм газ чыгару буенча производство бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1998 елда «Татнефть» ААҖнең Әлмәт ЦБПО ЭПУ коллективын җитәкли, 2008-2012 елларда «Система-Сервис» идарәче компаниясе директоры, 2012 елның июленнән «Баулынефть» идарәсе җитәкчесе. «Татнефть» ААҖнең Мактаулы нефтьчесе, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, икътисад фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса