Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Марат Башаровка хатынын кыйнаган өчен 8 ел төрмә яный [+ ФОТО]

Татарстанның атказанган артисты Марат Башаров белән Екатерина Архарова 4 ай элек өйләнешкән иде.

Шушы көннәрдә 39 яшьлек актриса кыйналганнан соң, комада булган. Медицина документлары буенча, аның баш миенә зыян килгән. Ахарованың туганнары Башаровны гафу итәргә җыенмый, ә киресенчә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга телиләр.

Барысына да алкоголь гаепле дип саный Маратның элеккеге хатыны. Аның сүзләренчә, Архарова эчәргә яраткан һәм телен тыя белмәгән. Ул хәтта иренә сугарга, аны мыскыл итәргә дә күп сорап тормаган. Бервакыт Катяның гамәлләрен Башаров белән Елизавета Круцконың уртак балалары, 10 яшьлек Амели күзәтеп торган. Барысы бергә диңгездә ял иткәндә, эчеп алган Архарова пычак белән Маратны куган. Куркуга төшкән кызчык әнисенә шалтыраткан, аны Елизаветаның туганнары алып киткән. Соңгы өч айда мондый хәлләр еш булган. Әлеге вакыйга булган көнне дә Амели әнисе белән әтисендә кунакта булган. Катя бу көнне дә үз гамәлләренә ирек биргән. Марат үз-үзен саклап, аңа җавап кайтарган булырга тиеш дип саный Елизавета.

Super.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса