Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мактама инешен кемнәр пычрата?

Мактама инешенә шакшы сулар агызучылар барлыгы ачыкланды.

Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белгечләре тикшерүе шуны күрсәтте. Баксаң, «Союз-Агро» компаниясе инешкә чистартылмаган шакшы сулар агыза икән. Югары Мактамадагы туплагыч-буа тулганнан соң шакшы суларның чистартылмаган хәлдә Мактаминка инешенә эләгүен ачыклыйлар. Суның анализы зарарлы матдәләр концентрациясенең аммоний һәм нитратлар буенча 1,3 тапкырга артык булуын күрсәтә.

Прокуратура хезмәтне саклау һәм сәнәгый куркынычсызлык бүлеге начальнигына карата административ эшләр кузгатты. Моннан тыш, предприятие директоры адресына хилафлыкларны бетерү таләбе белән күрсәтмә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса