Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Максим Галкин һәм Алла Пугачеваның игезәк балалары туган

Кыз белән малай 18 сентябрьдә Лапино бала табу йортында суррогат әнидән туа. Аларга Гарри һәм Лиза дип исем кушалар.

Россиянең эстрада йолдызлары 37 яшьлек Максим Галкин һәм 64 яшьлек Алла Пугачеваның әлеге адымга әзерләнүләре турында бары тик бик якын кешеләре генә белгән. Болар Алла Пугачеваның кызы Кристина Орбакайте, гаилә дусты Алина Редель һәм Максим Галкинның абыйсы Дмитрий.

Әлеге йолдызлы пар 12 ел бергә. Бүгенге көнгә кадә эстрада примадоннасының кызы һәм өч оныгы булса да, Галкинның балалары булмый. Игезәкләрне дөньяга китергән суррогат ананың кем булуы сер булып кала бирә.

"Российская газета"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250