Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттән Галиевлар Рәхмәт хатына лаек булды

Шушы көннәрдә Түбән Мактамада яшәүче Галиевлар гаиләсенә уллары хезмәт иткән хәрби частьтан Рәхмәт хаты килеп төште.

Хатта Галиев Айгиз Илгизәр улы хезмәт итә торган Александр Невский һәм Кызыл Йолдыз орденлы 91 нче Келец идарә итү бригадасы командованиесе шундый егет тәрбияләгәннәре өчен Әлфия һәм Илгизәр Галиевларга рәхмәт белдерә. Айгиз Галиевның хезмәт итү дәвамында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтүен, үз алдына куелган бурычларны намус белән үтәвен, командирлар һәм служба буенча иптәшләре арасында лаеклы рәвештә ихтирам казануын билгеләп үтәләр. Ул Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган егет. Самарада хезмәт итүче якташыбыз белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса