Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттән бер гаилә интернет-мошенник корбаны булган

Әлмәт полициясенә 26 яшьлек ханым мошенниклардан зыян күрүе хакында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Баксаң, бушлай белдерүләр сайтында алар файдалануда булган Киа Рио машинасына тап булалар һәм аны сатып алырга карар итәләр. 2013 елгы автомобильнең арзан - 210 мең сум гына торуы да аларны шикләндерми. Телефонга ир-ат җавап бирә. Ул Казанда яшәвен һәм менә хәзер үк аның янына машина сатып алу-сату белән кәсеп итүчеләр киләчәген әйтә, ә арзан бәягә сатуын тиз арада акча кирәк булуы белән аңлата. Әлмәтлеләрнең машинаны сатып алырга теләүләренә ир тиз арада 5 мең сум алдан түләү сорый. Үзе әйткән исем-фамилия белән туры килгән паспорт мәгълүматларын һәм банк реквизитларын җибәрә.

Ялган сатучыга шунда ук сораган күләмдә акча күчерәләр һәм калган суммага кредит алырга банкка йөгерәләр. Банк аларга кредит бирүдән баш тарта. Шул сәбәпле, ханым машина сатучы ирдән күчергән кадәр сумманы кайтаруын таләп итә. Әмма тегесе риза булмый. Соңрак шалтыратуларга җавап бирми башлый, сайттагы белдерү дә юкка чыга.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алдакчы ирнең кемлеген ачыклау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса