Әлмәт таңнары

Әлмәттән бер әби оныгын коткарган

Әлмәттән 80 яшьлек әбигә 6 июнь көнне кич белән билгесез кеше шалтырата.

Оныгыгыз юл һәлакәте китереп чыгарды, проблеманы хәл итү өчен тиз арада акча кирәк ди ул. Пенсионер ханым банкларның берсендә мошенник әйткән счетка ул сораган 11000 сумны күчерә. Оныгы белән бар да тәртиптә икәнлеген әби икенче көнне генә белә. Һәм кичекмәстән полициягә гариза яза. Тикшерүчеләр мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар. Хәзергә шалтыратучының номеры Татарстанда теркәлгән булуы ачыкланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки