Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә зур күләмдә салым түләмәгән җитәкчене хөкем итәләр

Әлмәттәге бер оешма җитәкчесе салымнар буенча декларациягә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән шактый зур суммада салым түләми калган.

Аңа карата кузгатылган җинаять эшен карау төгәлләнгән. «Иджат фәнни-производство фирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе 47 яшьлек Айдар Газизов 2010 елның октябреннән 2012 елның декабренә кадәр 54,7 млн сумнан артык салым түләмәгән. Әлмәтле җинаятьтә катнашы барлыгын таныган. Эш Әлмәт шәһәр судына юлланган. Судта җинаять эше белән бер үк вакытта прокуратураның гаепләнүчедән әлеге сумманы федераль бюджетка түләтү турындагы дәгъвасы да каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса