Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт юлларында булган һәлакәтләр яшь ир-ат һәм кечкенә баланың гомерен өзгән

27 июльдә Әлмәттә ике юл-транспорт һәлакәте була.


Беренчесе иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Фәхретдин урамында килеп чыга. «ВАЗ-21083» машинасын йөртүче 1985 елгы Әлмәт кешесе Тельманнан 8 Март урамына кадәр хәрәкәт иткәндә тизлек режимын боза һәм юлның уң як кырыенда туктап торган «Валдай-28182В» машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә «ВАЗ» машинасын йөртүче вакыйга булган урында ук вафат була.

Шул ук көнне кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Әлмәт-Чупай һәм Әлмәт-Лениногорск юллары кисешкән урында тагын бер һәлакәт була. «Лада-219000 Гранта» машинасы руле артында булган Башкортостан кешесе икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт итеп, төп юлдан баручы «LIFAN-113300» машинасына юл бирми. Ике машинаның бәрелүе нәтиҗәсендә «LIFAN» йөртүчесе һәм «Лады Гранта» пассажирлары (машина йөртүченең тормыш иптәше һәм 2003 елгы улы) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатыла. «Лада-219000 Гранта» машинасын йөртүче ЦРБга озатыла. Әлеге гаиләнең кече уллары (2007 елда туган) вакыйга булган урында ук вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250