Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә булган юл-транспорт һәлакәте бер ханымның гомерен өзгән

Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта. Казан-Ырынбур юлының 272 километрында (Әлмәт районы) булган фаҗига аңа тагын берне өстәде.

Кичке 7 ләр тирәсендә "Дэу Нексия" автомобилен йөртүче хәрәкәт юнәлешендә күрү мөминлеген исәпкә алмыйча тизлеген арттыра һәм туктап торган "ГАЗ 2790" машинасына бәрелә. Бәрелү көченнән "Газель" юл кырыена тәгәрәп төшә. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Дэу Нексия" машинасының 1958 елгы пассажиры (автомобиль хуҗасының хатыны) зыян күрә һәм имгәнүләрдән вакыйга урынында үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250