Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек егетнең гомере өзелгән

29 октябрьдә 20.35 сәгатьтә Әлмәт-Лениногорск автоюлының 14 нче километрында «ВАЗ-2114» машинасы руле артында булган 1987 елгы Түбән Кама кешесе начар һава торышы шартларын исәпкә алмый, шул ук вакытта тизлек режимын да боза.

Нәтиҗәдә ул идарә иткән машина юл читенә төшеп каплана.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның 24 яшьлек юлдашы шулай ук түбәнкамалы вакыйга булган урында ук җан бирә. Ул алгы утыргычта утырган һәм куркынычсызлык каешларын да эләктермәгән булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250