Әлмәттә яшүсмерләр 100 меңлек кабель урлаган
ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт укучылары бер оешмадан шактый зур суммалык кабель урлый.
Оешма территориясенә ике билгесез зат кереп, 100 метр кабель урлап чыгып китә. Полиция хезмәткәрләре егетләрне озак та үтми тоткарлый. 15 һәм 16 яшьлек Әлмәт егетләре урланган "байлыкны" металл тапшыру пунктына 2000 сумга сата. Яшүсмерләрне кулга алганнар. Хәзер тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа