Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшүсмер 5 яшьлек баланы көчләүдә гаепләнелә

Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре буенча бүлегендә 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

Ул 5 яшьлек балага карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепләнелә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге зат агымдагы елның 15 маенда Новотроицк авылының Совет урамында урнашкан йорт чормасында 5 яшьлек балага берничә тапкыр суга һәм аны көчли. Ул гаебен танымый. Үсмер белән балигъ булмаганнар артыннан күзәтчелек итүче белгечләр эшләячәк.
Комплекслы суд амбулатор психолого-психиатрик күзәтү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге гамәлләрне кылган вакыттан алып, бүгенге көнга кадәр аңарда психологик яктан тайпылыш булуы һәм психиатрик стационарда мәңбүри дәвалануга мохтаҗ булуы ачыкланган. Моның белән бәйле рәвештә (мәҗбүри рәвештә дәвалаулануга җибәрү максатыннан) җинаять эше ТР Югары судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса