Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшәүчеләр һаман зарлана

Әлмәт җылылык челтәре предприятиесе октябрь башларында Маяковский урамындагы 2 нче һәм 4 нче йортлар ишегалдында эшләр башкарган.

Шуннан соң алар асфальт өслекне тиешенчә торгызмаганнар. Бу хәлгә битараф булмаган әлмәтлеләр «Халык контроле»нә язган.

Шулай ук Маяковский урамының Цеткин урамы белән кисешкән урынында төзелеп килә торган йорт өчен җир асты инженерлык коммуникацияләре салганнан соң да асфальт өслек торгызылмаган. Уяу әлмәтлеләр бу хакта да зарларын тиешле урынга җиткерергә ашыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса