Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшәүче ялгыз ана хәлен кем аңлар?

Кешеләрнең язмышлары да, бармаклары кебек үк, тигез түгел шул.

Кемнәргәдер бәхетне, кемнәргәдер сынауларны өеп бирә. Берәүләр рәхәткә чыдаша алмый үз-үзләрен һәлакәткә илтә, икенчеләре теше-тырнагы белән тормышка ябышып, җилкәләренә төшкән авырлыкны чыдам күтәрә. Газета битләрендә башлаган "Син ялгызың түгел" проекты да шундыйлар хакында...

Гөлия

Гөлия белән без кыз чакта ук танышкан идек. Икебез дә мәктәп алдынгылары, икебез дә биш балалы гаиләдә дүртенчеләр, икебезнең дә бик-бик бәхетле, чиста-саф һәм гамьсез чагыбыз. Биологиядән район олимпиадасы вакытында җиңеллек белән генә биремнәрне үтәп, ишектән чыккан яшьтәшем артыннан мин дә ашыктым. Коридорда өлкәннәрне көтеп торганда тулган ай кебек түгәрәк битле, эчкерсез елмаюлы туташ белән танышып китүебезне сизми дә калдык. Районның икесе ике ягында урнашкан авыл арасын хатлар тоташтыра торды, елына берничә тапкыр алдынгылар ярышларында, слетларында очрашып яшәдек.

Хатлар да, күрешүләр дә мәктәпне тәмамлагач тукталыр дип уйлап ялгышкан булып чыктым. Нефтьчеләр башкаласына эшкә кайтып урнашкач, икебез дә йөри торган сукмакта очраштык. Баксаң, биология фәненә булган мәхәббәте эзсез узмаган, Гөлия медицина көллиятен сайлаган икән.

Шәһәр бәләкәй булса да, кызыксыну даирәләре төрле булганлыктан аралашып яшәмәдек, шулай да мәхәббәтебезне очратып, тормышлы булганыбызны белеп тордык.

...Гөлия бүген иренең исемен дә, аның белән торган мизгелләрен дә искә алырга яратмый. "Яратышканбыздыр инде..." дип тын гына сүзне борырга ашыга. Шулай да күңеле тулган бер мизгелдә ире белән туйлап өйләнешүен, салгаларга яратканын, мәхәббәт дәвасына чын күңелдән ышанганын, илебездәге миллионлаган хатын-кызлар кебек үк кыйналуга да, җәберсетүгә дә түзеп, якты киләчәккә өметләнеп яшәвен сөйләп алды.

Айдар

"Кем генә кыйналмаган да, кемнеке эчмәгән инде?!" - дияргә ашыкмый торыйк, җәмәгать. Гөлия дә ордым-бәрдем гаилә җимермәгән. Башлангыч чорда тулай торакта үз куышлары булган гаилә әкренләп фатир алу хакында хыяллана. Шәфкать туташы булып канатланып эшләп йөргән дустым авырга узгач та, ана булу бәхетен тоемлап, иренә тугры хатын, ярдәмче, дус булып яшәргә тырышкан, әлбәттә. Карыныңда сабыең тибенгәндәге рәхәтлекләр, аңа исем эзләү, кием-салым сатып алу, баланың булачак бүлмәсен бөртегенә кадәр җайлап-көйләп кую кебек мәшәкатьләрне әни булган һәркем хәтерендә саклыйдыр. Гөлия дә онытмый ул чакларын. Вакытыннан бераз соңарып аның да Айдары туа. Система астында тулгагы башланганны көтеп-көтеп тә булмагач, инде суы китеп сабыена зыян булмагае дип операция өстәленә керергә мәжбүр булган ана барысын да татар хатыннарына хас сабырлык белән уздыра.

- Наркоздан айныгач, баламны сорадым. Янымдагы санитарканың "хәле авыр" дигәне хәтердә. Тагын томан эченә чумдым. Соңрак баламны тәрәзә аша күзәтеп торганымны күреп, табиб янына керергә рөхсәт итте. Бәләкәчем ясалма сөтне эчми икән. Үз сөтемне биреп карагач, аның ашарга омтылуын күреп өмет учагым дөрләде! - дип сөйли ана.

Хәле авыр сабыйны Яр Чаллы хастаханәсенә озаталар, берничә көннән Гөлия дә шунда юл тота. Бер ай дәвамында ныгып, матурланып өйләренә кайталар. Барлык ана өчен дә хас рәхәт мәшәкать башлана. Айдар күзгә күренеп үсә. Башкалар кебек үк вакытында башын да тота, беренче елмаюлар, беренче теш чыккан мизгелләр, вак-төяк борчылулар да ничек кирәк шулай үз вакыты белән уза тора.

Гаеп кемдә?

Айдарның утырыр вакыты җитеп тә бала активлык күрсәтмәгәч, кеше организмын яхшы үзләштергән Гөлия шикләнеп, табибларга йөри башлый. Белгечләр, гадиләштереп әйткәндә, баланың бу торышын аяк мускуллары көчсезлегеннән аңлата. Айдарга бер яшь тә тула, узып та китә. Белгечләрнең ниндиләрендә генә булмый алар. Нәтиҗәдә республика балалар хастаханәсендә һәр ананың да җелегенә үтәрдәй диагноз - балалар церебраль параличы куеп кайтаралар.

- Авырга калгач та тикшеренеп тордым, бер генә табиб та ялгыш та сәламәт бала туасына шикләнмәде. Бәбиләгәндә дә төрле хәлләр булганын ишетеп беләм, бала туганда имгәнеп тә яисә нәселдән килгән башка сәбәпләр аркасында шундый авыруга дучар булуы да бар. Ләкин ярып алган балада нинди имгәнү булырга мөмкин - аңламыйм, - дип сөйли күптән инде эчендәге ярсуын басарга гадәтләнгән Гөлия.

Шушы мәлдә урамда очраткан идем мин аны. Мин эштән кайтып киләм, каршыма Гөлия атлый. Арбадагы баласын күреп, котларга ашыккан җирдән әллә нишләп киттем. Бала бер ноктага төбәлгән дә, елмаймый да, көлми дә, сөйләшми дә. Үземнең дә шул яшьтәге балам булганга, тәнемне калтырау алганы хәтердә. Томырылып торган карашлы Гөлиякәй дә сулган-ябыккан, арыганлыгы йөзенә чыккан.

Я Аллам, барча кешеләрне үзең яраткансың, тик сынауларны нилектән шулай аерып-аерып бирәсең соң?!

Сынау арты сынау

Буласы булган инде дип төшенкелеккә бирешмәгән хатынны сынауның тагы да ныграгы көтеп тора. Паралич өстенә сабыйда эпилепсик өянәк чире баш калкыта. Ана белән бала дәвалануда булган вакытта болай да кәеф-сафа корып яшәргә яраткан ирнең чираттагы низагыннан соң тулай торактан сөрәләр аларны. Аннары ялланган фатирда дуслар җыелып бәйрәм иткәндә еш кына ир авыру баласын кулына тоттырып, хатынын урамга куып чыгара торган итә...

- Атасы эчмәгәндә төннәрен йоклый әле, салмыш вакытта төннәр буе өянәге тынмый баланың. Аның саен ир дигәне дә котыра гына бара. Берзаман кулында ни бар, шуның белән миңа ташлана башлады. Ярый әле күзлегемне салган идем, юкса күзсез каласы булганмын... Инвалид калып инвалид караганчы дип аерылыштым. Авыр, анысы хак, пар гаиләдә берең эшләп, икенчең бала карауга җитми инде, дәвалауга да бергәләп акча табылыр иде. Аның каравы, тәнемне изеп, җанымны бимазалаучы юк. Балам... Балам нинди генә булса да үз йөгем, үз кашыгым ул минем, - дип инде 12 яше тулган Айдарын күкрәгенә кыса ана.

Балага күп кирәк, авыруга бигрәк тә

Бүген Гөлия Айдары белән фатир яллап тора. Икесенә бергә атасыннан килгән алиментлар белән бергә 19-22 мең акча керә. Яртысы фатир өчен, калганнары даруларга, сеңдерә торган кием-салым, һаман да сәламәтләнүгә өметләнеп, әледән-әле яңа күнегүләр, яңа алымнар куллануга китә. Әлбәттә, авыру бала калдырып эшкә чыга алмый ана, бөтен булган вакытын бала мәшәкатьләре тулысы белән йота. Закон буенча тиеш булган фатирны даулап, ишек төпләре таптый-таптый чиратка язылуга булса да ирешә анысы. Тик кайчан булыр - җавап кына күренми.

- Бәхетемә туганнарым күп, әти-әнием, инде картаеп килсәләр дә, исән-саулар. Кибеткә чыкмыйча өйдә генә бикләнеп ятып булмый бит. Андый вакытта я апамның кызы килеп тора, я башка туганнарыма илтеп куям. Әлегә чаклы кая гына булса да, кулыма күтәреп йөртә идем, хәзер, шөкер, кредитка машина алдым. Баламны теләгән җиргә бер каршылыксыз алып барам, - ди Гөлия.

Каршылыксыз димәктән, шәһәрдәге "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасының нәтиҗәсе хакында да сорамый булдыра алмадым инвалид бала анасыннан.

- Быел Тукай проспектында йөрештерәбез, Фәхретдингә баргалыйбыз. Автомобиль булгач, җайлы анысы, шәһәр паркына гына чыгабыз. Ә менә кышын урамга чыгулар сирәгәя. Бик уңайсыз чөнки. Ярый әле икенче катта торабыз, кешеләр, әнә, бишенче каттан ук коляскаларын да, балаларын да күтәреп йөрергә мәжбүр, - ди ул.

Өметсез - шайтан, диләр...

- Минем сыман аналар бар алар. Бәхеткә, Интернет челтәре аша алар белән аралашып-язышып торам. Югыйсә, шултиклем йөкне ничекләр күтәрәсең. Бер-беребездән күреп-ишетеп табибларны да барлыйбыз, яңа дәвалау ысулларына да, еш кына саламга тотынган төсле икәнен аңласак та, өмет баглыйбыз. Ышанмассың да инде, шулай да мин улымның кайчан да булса йөри башлаячагына бик ышанам, - ди ана.

Әле җәй көне колактан-колакка таралган хәбәр буенча Кытайдан килгән белгечләргә барып чыга Гөлия. Ике көн ясалган массаж дәвамында гына да (шуңа да берничә дистә мең акча кирәк була) күзгә күренерлек нәтиҗәләргә килеп, баланы киләчәктә операциягә салырга күндерә үзен.

Чыннан да, августта булган очрашудан соң кабат күрешкән арада Айдар бераз үсеп тә, сәламәтләнеп тә киткән сыман тоелды.

- Күз тиюдән дә куркам инде, ләкин Айдарым шуннан соң тотып йөрткәндә аякларын хәрәкәтләндерә башлады бит. Күр әле, апасы, - дип идәндә йөреп тә күрсәттеләр.

Әгәр дә барысы да тәртиптә булса, бик тиздән Айдарга операция булырга тиеш. Шуннан соң аңа озакка сузылган реабилитация узасы.

Рәдифә НОГМАНОВА

Фото шәхси архивтан

Р.S. Айдарга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итә ала. Без, үз чиратыбызда, сезнең әманәтне тапшырырга вәгъдә бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса