Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат “идән асты” бизнесы белән шөгыльләнгән

Гадәттә гаражны машина кую өчен файдаланалар.

Тик Әлмәт районында яшәүче шәһәр үзәгеннән сатып алган гаражыннан бөтенләй башка максатта файдаланырга карар кылган.

Шулай итеп, гараж хәмер продукциясе складына әйләнгән дә куйган. Гараж хуҗасы билгеле бер вакыт эчендә шәһәрдә яшәүчеләргә Казахстаннан китерелгән алкогольле эчемлекне кечкенә генә партияләр белән сатып яткан. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Әлмәт районы буенча Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең уртак гамәлләре нәтиҗәсендә законсыз "идән асты" бизнесына чик куелды. Зирәк "эшмәкәр"дән республика территориясенә законсыз кертелгән 3338 шешә аракы һәм коньяк тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү эше алып барыла.

http://gosalcogol.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250