Әлмәттә яшь кыз үзен көчләүдә пенсионерны гаепли
61 яшьлек ир 2 февральдә кызны үзенә кунакка чакыра.
Бергәләп эчеп утырганнан соң пенсионер кызга кызыга һәм аны көчли. 18 яшьлек кыз 9 февральдә полиция бүлегенә гариза яза. Гвардейская урамындагы 23 нче йортта яшәүче таныш ирнең аны көчләвен хәбәр итә. Полицейскийлар ирне тоткарлый. Ул 2 нче группа инвалид булган әлмәтле булып чыга. Ир психоневрология диспансерында учетта тора. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Пенсионер өйдән еракка чыгып китәргә ярамавы турында кисәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа