Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшь егетне үтергән ир-атны эзлиләр

9 августта Тукай проспектындагы "Ритуаль хезмәтләр" офисы бинасы янында узып баручылар кыйнап ташланган егеткә тап була. Авыр хәлдә аны шифаханәгә озаталар.

Егетнең башы каты имгәнгән, баш мие селкенгән һәм башка тән җәрәхәтләре алган була. Табиблар аның гомере өчен көрәшсәләр дә, шул ук көнне ул вафат була.

Тикшерү-оператив төркеме ачыклаганча, зыян күрүче 24 яшьлек әлмәтле булып чыга. Тикшерү эшләре барышында егетне кыйнаган вакытның күзәтү камерасына язылганлыгы билгеле була. Анда егеткә бер ир-атның арттан килеп кизәнә башлавы, аны кыйнавы ачык чагыла. Әлеге һөҗүмнән егет егыла, 20-30 яшьләрдәге җинаять кылучы күздән югала.

Әлегә гаепләнүченең кемлеге ачыкланмаган, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, РФ ҖКның 105 нче маддәсе, 1 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылган. Әлмәт полиция бүлеге бу уңайдан нинди дә булса мәгълүмат белүчене, вакыйганы күрүчене җинаятьчене эзләп табарга ярдәм итәргә чакыра. Анонимлык гарантияләнә. Телефоннар: 32-62-32 яки 02.

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса