Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ялган аракы эчеп үлүчеләр арта

Былтыргы статистика белән чагыштырганда Әлмәттә алкоголь сату 30 процентка кимегән.

Быел кеше башына 14,9 литр хәмер сатылган. Бу хакта муниципалитетта алкоголь җитештерү һәм сатуны җайга салу буенча ведомствоара комиссия утырышында да ассызыкладылар.

Алкоголь продукциясе сату кимү әле эчүчеләр кимегән дигән сүз түгел. Халык читтән кергән ялган аракы эчәргә күнеккән. Дәүләт алкоголь инспекциясе статистикасы да шул хакта сөйли. Быелның узган чорында Әлмәттә ялган хәмер сату 25 процентка арткан. Өстәвенә, эчкечеләр даруханәләрдә сатыла торган очсызлы дүләнә төнәтмәсе, косметик лосьоннар, дезинфикцияләүче һәм составында спирт булган башка препаратларга ияләнгән. "Иртәнге сәгать 6 да, даруханә ачылышын чират көтә икән, моның сәбәбен эзләп баш ватасы юк", - ди район башлыгы.

Россия кулланучылары күзәтчелегенең Әлмәт бүлеге мәгълүматларынча, 11 ай эчендә Әлмәттә 68 кеше суррогат хәмер белән агуланып үлгән. Шуларның күпчелеге 34 тән 60 яшькәчә ир-атлар. 8е хезмәт яшендәге гүзәл зат. 1 агуланып үлүче 15 яшьлек үсмер.

2010 ел белән чагыштырганда Әлмәттә исерекләр 5 процентка кимегән дип фаразлыйлар. Атап әйткәндә, әлеге статистикага эләккән әлмәтлеләрнең 2 проценты гына эчүен сәламәт яшәү рәвешенә күчү сәбәпле ташлаган. Нигездә күрсәткеч эчеп үлүчеләр бәрабәренә кимегән булырга мөмкин.

Әлмәт полиция бүлеге мәгълүматлары да эчүчеләр кимүне раслый алмый. Хокук сакчылары сүзләренчә, исерек килеш эләгүчеләр киресенчә, узган ел белән чагыштырганда арткан.

Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк бүлеге уздырган тикшерүләр вакытында быел 7 тоннага якын контрабанда продукциясе сатудан алынган. Бүлек җитәкчесе Миләүшә Михеева сүзләренчә, эшмәкәрләр әлеге ялган алкоголь сатуның төрле юлларын эзли. Клиентларны интернет аша таба, таксистлар ярдәмендә тарата, төннәрен сата. Җәмәгать туклану предприятиеләре аша да кәсеп итә.

Хокук сакчылары, Россия кулланучылары күзәтчелеге, салым органнары, дәүләт алкоголь инспекциясе бергә андый эшкуарларга "ау" башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса