Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә җәяүлене бәрдергәннәр

11 майда Ленин урамын җәяүлеләр кичүе аша чыккан Әлмәт кешесен машина бәрдерә. Нәтиҗәдә 1961 елда туган әлеге ир-ат алынган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында ук вафат була.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте кичке унынчы яртылар тирәсендә Ленин урамы, 93нче номерлы йорт каршында килеп чыга. Төзүчеләр проспектына таба юл алган «ВАЗ-211440» руле артында утырган 1994 елгы ир-ат, җәяүлегә юл бирми һәм аны таптата. Ярдәм итәсе урынга ул әлеге вакыйга булган урыннан качып китү ягын карый. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә соңрак егетнең Урсалыда булуы ачыклана.

"Знамя труда" (http://zt16.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250