Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә җәяүле юлы операциясе узды

1 октябрьдән 10 октябрьга кадәр Әлмәттә җәяүлеләр белән бәйле травматизмны киметүне күздә тотып Әлмәт ЮХИДИ бүлеге "Җәяүле юлы" дигән операция уздырды.

Аның нигезендә торак пунктлардагы җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, төнлә яктыртыла торган киемнәр, җәяүлеләр юлын яктырту буенча зур эшләр башкарылды. Шулай ук, Әлмәт юлларында ясалма тигезсезлекләр булдырылды.

Ункөнлек эш нәтиҗәсендә 114 шофер җәяүлегә юл куймаган өчен штрафка тартылды, 16 яше тулмаган балалар белән "Тукта - синең гомерең куркыныч астында!" дигән темага прафилактик сөйләшү уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса