Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ведомстводан тыш каравыл экипажы җинаятьчене «кайнар эздән» тоткарлады

Төнге сәгать икедә Индустриальная урамындагы кафеда сигнализация кнопкасы эшли. Борчулы чакыру буенча килеп җиткән ведомстводан тыш каравыл экипажы вакыйганың бөтен нечкәлекләрен ачыклаганнан соң эшкә керешә.

Баксаң, кафеда бер төркем яшьләр ял итә торган була. Шулвакыт егетләрнең берсе чит кеше барсеткасын эләктерә дә качарга уйлый. Әмма зыян күрүче үз милкенең югалуын шунда ук абайлап ала һәм кафе хезмәткәрләреннән полиция чакыртуларын үтенә.

Барсетка эчендә кыйммәтле кәрәзле телефон һәм акча янчыгы була. Полиция хезмәткәрләренең профессионализмы аркасында гына әлеге бәндә 30000 сум акчасыннан колак какмый кала. Алар чит әйбергә кызыгучының шәхесен бик тиз ачыклыйлар. 20 яшьлек карак кафедан чыгып барганда ук тоткарлана. Егет әле кафега керергә генә җыенам дип барысын да ышандырырга тырышса да, аның кулындагы ирләр сумкасы һәм аның эчендәге чит кеше исеменә документлар моның киресен раслый. Хәзерге вакытта аңа карата «Кеше талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Урланган әйбер хуҗасына кайтарылды.

Резедә Мөхәммәтдинова

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250