Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә узган атнада тугыз кешене эт тешләгән

"Сукбай этләрдән куркудан кайчан туктарбыз", - дип мөрәҗәгать итте безгә телефон аша шәһәрдә яшәүче Регина Сафина.

- Мин ике бала анасы. Без Төзүчеләр проспектындагы 20 а йортында яшибез. Кызым 24 нче мәктәпкә укырга йөри. Яшь бала булгач, бик озатып-каршы алып булмый. Беркөнне озак кайтмыйча торды. Белсәгез иде, ничек кайгырганымны. Елап кайтып керде. Юлда этләр көтүе очраган да, куркып басып торган. Әле ярый йөгерергә тотынмаган, үзен этләр тешләп өзгән булыр иде. Үзем дә еш юлыгам хуҗасыз йөргән этләргә. Кайда гына йөрми алар. Миңа калса, урам этләре көннән-көн арта бара сыман. Берәр чара күрсеннәр иде инде. Атарга жәлләсәләр, бәлки хуҗасыз эт-мәчеләр өчен приют ачаргадыр? - диде ул.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр еш булып тора. Чынлап та, этләрнең мәрхәмәтлелегенә ышанып булмый. Кешеләргә ташлану очраклары еш күзәтелә. Хәтта кайчак хуҗалары да зыян күрә. Моңа мисалларны күпләп китерергә була. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада гына да Әлмәттә тугыз кешене эт тешләгән. аларның бишесе хуҗасыз, билгесез этләр. Шунысы йөрәкне әрнетә, бу этләр әллә каян килеп чыкмаган. Аларның күпчелеге элек фатирларда, йортларда асралган. Хуҗалары дүрт аяклы дуслары картайгач, авырый башлагач яки алардан туйгач, үзләрен урамга куып чыгарган. Азык табарга өйрәнмәгән этләр кешеләр артыннан иснәнеп барырга мәҗбүрләр. Куркыта, әлбәттә.

Әлмәтлеләр этләр белән бәйле сорауны муниципалитет порталы аша район башлыгының үзенә дә биргәннәр. Без Регина Сафина һәм башка газета укучыларыбызның мөрәҗәгатенә җавап итеп, анда китерелгән аңлатманы газетабызда урнаштырырга булдык.

- Төзелгән муниципалитет контракты нигезендә хуҗасыз этләрне тоту белән подряд оешмасы шөгыльләнә. Аңа заявканы "Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты" МАУ бирә, - диелгән җавапта. - Заявкалар департамент тарафыннан халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча туплана. Әлмәт муниципаль районы бюджетында хуҗасыз хайваннар өчен приют ачарга финанс чыгымнары каралмаган. Кешеләрнең бу хактагы мөрәҗәгатьләре финанс чыганагы булу белән исәпкә алыначак.

Әллә кая барганчы гаризаны тору урыны буенча идарәче компанияләргә генә язсаң да була. Торак-коммуналь хуҗалык департаментына безнең заякаларны алар үзләре тапшырачак.

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса