Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә төзелеш объектларының берсендә янгын чыккан

Март ае әле башланды гына кебек, әмма инде янгыннар чыгарга да өлгергән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәттәге идарәсе хәбәр итүенчә, 4 мартта Әминов урамында алып барыла торган төзелеш объектының 9 нчы катында газ баллонына ут каба. Ялкын төзелеш чүп-чарына да күчә. Бер ир-ат беренче дәрәҗәдәге термик пешү ала. 7 мартта Базовая урамындагы гаражларның берсендә иртәнге сәгать сигезенче яртыда "алтылы" автомобиле яна башлый һәм ул тулысынча янып бетә. Янгынның сәбәбе кыска ялганышта дип фаразлана.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250