Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларга карата 42 мең сумлык административ штраф салынды

Чәршәмбе көнне административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда 21 беркетмә каралды.

Башкаларыннан аермалы буларак, бу юлы беркетмәләрнең барысы да физик затларга карата тутырылган иде. Теләсә кая көнкүреш калдыкларын ташлаучылар һаман да күпчелекне тәшкил итә (15 беркетмә). Ярамаган урында автомобильләрен юучылар да ачыкланып тора. Шулай ук реклама кәгазьләрен рөхсәтсез ябыштыручылар да җавапка тартылды. Шәһәр һәм районның төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларга карата бу көнне барлыгы 42 мең сум күләмендә административ штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250