Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә тычкан чиреннән зыян күрүчеләр уннан арткан

Әлмәттә республиканың башка берничә районындагы кебек үк бөер ялкынсынуына сәбәпче геморрогик бизгәк белән авыру кискен тора. Урманнарда булганда, бакчада эшләгәндә куркынычсызлык чараларына битарафлык күрсәтү сәбәпле ел башыннан тычкан чиренә дучар булган 10 нан артык әлмәтле дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Җирлектә ГЛПС белән авыру күрсәткече соңгы берничә дистә ел эчендә уртача...

Әлмәттә республиканың башка берничә районындагы кебек үк бөер ялкынсынуына сәбәпче геморрогик бизгәк белән авыру кискен тора. Урманнарда булганда, бакчада эшләгәндә куркынычсызлык чараларына битарафлык күрсәтү сәбәпле ел башыннан тычкан чиренә дучар булган 10 нан артык әлмәтле дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.

Җирлектә ГЛПС белән авыру күрсәткече соңгы берничә дистә ел эчендә уртача республика күрсәткечләреннән югары кала. Әлеге инфекцияне күзәтү тарихына күз салсаң, ә ул 1939 елдан башлана, Әлмәттә авыруның иң югары ноктасы 1997 елда теркәлә. Ул елны 730 га якын кеше тычкан чире йоктыра. 5 се үлә. Соңгы 5 елда ел саен уздырылган дератизация чаралары авыру очракларын бераз киметә. Узган ел мисал өчен, район территориясендә геморрогик бизгәк белән авыручылар 39 кеше булган.

Кулланучылар хокукы өлкәсенә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәк бүлеге мәгълүматларынча, районда авыру гыйнвар-март һәм август-ноябрь айларында баш калкыта. Әлмәттә быел авыруның беренче очрагы гыйнвар аенда теркәлә. Һәрвакыттагыча авыручылар арасында шәһәр халкы күбрәк - 80 процентка якын. Белгечләр әйтүенчә, тычкан чирен зыян күрүчеләр Тайсуган, Ямаш, Кичү, Кәләй станциясе, Рус Акташы, Югары Акташ, Аппак һәм Габдрахман авылларына якын урманнарда булганнан соң йоктырган. Авыру йоктыру шартларына һәм сәбәпләренә анализ күрсәткәнчә, нәкъ менә урманнар инфекциягә юлыгу буенча беренче урында тора - 30,8 процент.

- Урманнарда корыган агачлар, яфракларның күплеге, көнкүреш һәм азык калдыклары белән чүпләнгән булуы кимерүчеләрнең саны артуга һәм тычкан чире йоктыру ихтималы югары булуга сәбәпче, - дип чаң суга Әлмәт шәһәре һәм районы баш дәүләт санитар табибы урынбасары Ирина Хәйруллина.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250