Әлмәттә троллейбуслар Интернетлы
6 декабрьдә «Таттелеком» компаниясе Әлмәт троллейбус идарәсе белән берлектә «Доступный Wi-Fi» пилот проектын эшләтеп җибәрде.
Бу Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин булышлыгы белән эшләнде.
Хәзер шәһәрдә яшәүчеләр 3 троллейбуста 4G технологиясе буенча Интернетка бушлай тоташа ала. WI FI булган теләсә кайсы смартфон яки планшет белән троллейбуста барганда Интернетка керү мөмкинлеге тудырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа