Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә төрмә хезмәткәре наркотик белән тотылган

Әлмәт шәһәрендәге 8 нче төзәтү колониясе хезмәткәрен режимлы территориягә наркотиклар алып керергә маташканда тоткарладылар.

4 ноябрь көнне тикшерү барышында 24 яшьлек кече инспектордан тәненә яшерелгән ике төргәк табып алалар. Аларның берсендә порошоксыман матдә була, икенчесендә үсемлек матдәсе булып чыга. Экспертиза куркынычсызлык бүлеге күзәтү төркеменең кече инспекторы төрмә территориясенә 16,95 грамм авырлыктагы синтетик наркотик матдәләр алып керергә маташуын күрсәтә.

Әлеге факт буенча тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса