Әлмәт таңнары

Әлмәттә төнге һәлакәт. Зыян күрүчеләр дә бар

Әлмәттә төнге уникеләр тирәсендә Ленин һәм Мәрҗани урамнары чатында «Пежо» һәм «Митсубиси» автомобильләре бәрелешә.

Күрүчеләр әйтүенә караганда, беренче машина икенчесенә килеп бәрелгән. Ике машинага да җитди зыян килгән. Зыян күрүче кешеләр дә бар. Ике хатын-кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары бу хәлнең аек булмаган шофер аркасында килеп чыгу ихтималын фаразлый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: