Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә үтерүче тоткарланган

25 ноябрьдә төнге 12ләр тирәсендә полициягә Урсала поселыгында яшәүче ханым шалтыратып, туганының үлеме турында хәбәр итә.

26 яшьлек әлеге ханым якын туганының үлеме турында аның танышларыннан белгән булып чыга.

Вакыйга булган урынга килгән хокук сакчылары шәхси йортның идәнендә 31 яшьлек хуҗа кешенең үле гәүдәсенә тап булалар. Тәнендәге җәрәхәтләр, күкрәгендәге пычак кадаган эз аның үз үлеме белән үлмәгәнлеген раслый.

Оператив-тикшерү чаралары шуны күрсәтә: вакыйга буласы көнне хуҗа кеше өенә өч таныш ир-атны һәм бер хатын-кызны чакырган булып чыга. Табын артында утырган вакытта хуҗа кеше һәм 45 яшьлек кунагы арасында гауга чыга, нәтиҗәдә алар сугыша ук башлыйлар. Ир-атлар аңлашыр өчен урамга чыгалар. Каршылык хәл ителгәндәй була. Барысы да өйгә керәләр. Кунак кеше кинәт кенә кесәсеннән пычак тартып чыгара да, хуҗага кадый. Зыян күргән зат шунда ук җан бирә. Кунаклар урамга чыгалар, биредә алар хуҗаның туганын очраталар да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса