Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә сумка урлаучы тотылды

Гафиятуллин урамында патрульлек итүче хокук сакчылары якындагы даруханәдән сумка урлау турында хәбәр алалар.

43 яшьлек зыян күрүченең сумкасы эчендә шәхси әйберләр һәм банк карталары була. Ул шушы даруханәдә эшли торган була. Карак ярдәмче бүлмәгә үтеп кереп, аннан сумканы урлый. Бәхеткә, сумка эчендә зур акча булмый. Якындагы территорияне карап йөргәндә үтеп баручы яшь пардан сораштырганнан соң каракның эзенә төшәләр. Яшьләр әле генә бер ирнең торак йорт подъездына кереп киткәнен әйтә. 45 яшьлек каракны шунда тоткарлыйлар да. Өстәгерәк каттан урланган сумка да табыла. Җинаять эше буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса