Әлмәт таңнары

Әлмәттә сугыш ветераннары өчен палаталар яңартыла

«Безнең кадерле ветеран» республика социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында да эшләр бара.

Дәвалау учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 25 палатаны югары дәрәҗәдә уңайлыклы итү билгеләнгән. Шуның 13 ендә эшләр төгәлләнгән инде.

Реклама

Ремонт эшләрен финанслауда һәм палаталарны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүдә район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм медицина учреждениеләре персоналы актив катнаша. 10 палата Әлмәт үзәк шифаханәсе бүлекчәләрендә, берәр - Рус Акташы һәм Кузайкино участок больницаларында, 10 палата - медсанчастьта, шулай ук берәр палата - 3 нче шәһәр поликлиникасында, туберкулезга каршы һәм тире-венерология авырулары диспансерларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: