Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә суд карары белән банк учреждениесенә штраф салынды

Законда каралганча, реклама конструкциясен җирле үзидарә органының рөхсәте белән генә куярга мөмкин.


Тикшерүдән күренгәнчә, учреждение үзе биләгән бинаның тышкы стенасына реклама характерындагы панно урнаштырган. Моның өчен муниципалитеттан рөхсәт алынмаган. Тикшерү йомгаклары буенча прокуратура "АИКБ "АКИБАНК"ның Әлмәт филиалына карата административ эш кузгатты. Суд банк учреждениесен 500 мең сум күләмендә штрафка тартты.

Суд карары законлы көченә кермәгән әле, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250